00 сәгатьтә «Әдәби кафе» да Галимҗан Гыйльманов катнашуында автограф сессия булачак (Декабристлар ур., 2)‼️Әлеге очрашу язучының «Албастылар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан уздырыла✅
📌Әдәбият сөючеләргә танылган язучы Г.Гыйльмановның 2003 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән, укучылар арасында, әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан, хәзерге татар әдәбиятында “яңа проза” юнәлешенә нигез салган “АЛБАСТЫЛАР” әсәренең икенче, дәвамлы басмасы тәкъдим ителә. Әсәрнең үзәгендә мәҗүси һәм дини тәгълиматларга бөтен рухияте һәм яшәеше белән береккән Хәлимнең үз хәтере, иманы, мәхәббәте өчен көрәше сурәтләнә. Сихер дөньясында саф килеш сакланып калган Майя исемле урман кызы аның бәхетенә дә, драмасына да әверелә. Кызыксындыру максатыннан, китапка әсәрнең дәвамы буларак иҗат ителгән “АЛБАСТЫЛАР-2” әсәренең беренче бүлеге урнаштырылды.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев