Предыдущая публикация
Туйдырырга шыткан тамырны,
Күкләр юллар Җиргә яңгырны,
Көз януын юып алырлык.
Көзгә хастыр яңгыр явуы,
Көзләр бит ул, Язлар табышы,
Көзләрнеңме икән януы —
Күктә киек казлар тавышы...
Исеп узса яңгыр җилләре,
Ерак очыр көзләр сарысы...
Яңгыр соңы яуган ап- ак кар,
Аклык белән ябар барысын.
Басылыр ла көзләр януы...
Көзгә кирәк яңгыр явуы —
Көзләр бит ул Язлар язмышы,
Көзләр бит ул, Язлар табышы!
Раушания Сафина


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев