Предыдущая публикация
Эндәшәмен таныш-белешкә.
Тик нигәдер кайберәүләр менә
Елмайгандай итеп сөйләшсә дә,
Яна икән эчтән, бераз бәхет
Тигәненә минем өлешкә...
Шуны сизеп, җанның ихласлыгы
Чәлпәрәмә төшә коелып.
Ана сөте белән кергәнгәме,
Сүз кайтармый калам тыелып...
Күтәралмый икейөзлелекне,
Китеп барам борылып бер читкә:
"Аралашыр, серләр уртаклашыр
Кеше түгел бит бу", - дип эчтән...
Яннарымда, шөкер, чын дуслар күп,
Терәк булыр куллар - кулымда.
Авызы ерык, күзе көлмәс затлар
Очрамасын иде юлымда...
Флера Тарханова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев