Предыдущая публикация
Кеше һәрчак сәфәрдә.
Язмаган Ходайдан аңа
Тыныч кына яшәргә.
Әллә офыгы күчәме,
Әллә юлы чиксезме.
Күңеленнән ниндидер көч
Алга әйди кешене,
Кай якка гына барса да
Һәр кешенең үз юлы.
Үзеннән тора еш кына
Аны ничек узуы.
Кемнәрдер лаеклы үтә,
Ә кемнәрдер сыната.
Тормыш карурманын үтү
Катлаулы шул чынлап та.
Шуны гына әйтә алам
Эшкә җигеп акылны:
Иманлы җан булу кирәк
Табу өчен хак юлны.
Фәнәвис Дәүләтбаев
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев