رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَقَالَ رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَ الَّتِي
أَنْعَمْتَ عَلَيَّ وَعَلَى وَالِدَيَّ وَأَنْ أَعْمَلَ صَالِحًا تَرْضَاهُ وَأَصْلِحْ لِي فِي ذُرِّيَّتِي
إِنِّي تُبْتُ إِلَيْكَ وَإِنِّي مِنْ الْمُسْلِمِينَ
🤲🏻 Рабби әүзигънии ән әшкүра нигъмәтәкәлләтии әнгамтә галәййә вә галәә вәәлидәййә вә ән әгъмәлә саалихаң тәрдааһү вә әсълих лии фии зүрриййәтии иннии түбтү иләйкә вә иннии минәл-мүслимиин 🤲🏻
Мәгънәсе: "Әй, Раббым! Миңа шундый илһам, вакыт бир, үземә һәм әти-әниемә биргән нигъмәтләреңә шөкер итим. Син риза булачак бер эш эшлим. Нәселемне дөрес юлда тот, нәсел-нәсәбемне төзәт. Мин Сиңа тәүбә иттем һәм мин чыннан да мөселманнардан".
📖 “Әхкаф” сүрәсе, аять 15.
Бу аятьтә шушы кешеләрнең догалары кабул булуы һәм, гөнаһларының кичерелеп, җәннәткә керәчәкләре турында әйтелә.
Бу аятьнең аңлашылырга тиешле булган башка бер әһәмияте дә бар. Камиллек чоры кешегә кырык яшьләр тирәсендә килә. Димәк, кеше бу яшькә кадәр берәр карарга килмәскә дә мөмкин һәм бу яшьтән соң ул чын-чынлап Аллаһыга юнәлер.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1