Предыдущая публикация
Аңламыйбыз гына яшь чакта.
Барысы да алда. Сызып-сызып
Яшьлек дигән матур таң ата...
Гомерләрнең җәйләре бик матур.
Ләкин кыска гомер җәйләре.
Бу дөньяның кырык мәшәкате
Кырык яктан баса иңнәрне.
Гомерләрнең көзләре дә матур.
Аеруча матур көзләре.
Аеруча газиз, чөнки алда
Кала бары – гомер кичләре...
Физәлия Дәүләтгәрәева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев