КФУда Габдулла Тукайга багышланган чаралар ункөнлеге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы уздырган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» яшьләр фәнни-иҗади бәйгесе белән башланып китте. Якутиядән килгән студент Тукай - барлык Россия өчен бөек шагыйрь, дигән фикердә.
«Габдулла Тукай – татар халкы өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен бөек шагыйрь. Аның шигырьләренә үзенчәлекле ритмика хас. Миңа аеруча «Шүрәле» әкияте ошады», - дип сөйләде Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының беренче курс студенты Вячеслав Владимиров. Ул Тукайның «Милләткә» шигырен саха телендә сөйләде.
Казанга укырга килгәнче ул Габдулла Тукай иҗаты белән таныш булмаган, әмма туган ягында Якутиядә Тукайны беләләр, китапханәдә китаплары да бар, ди.
Чыганак: "Татар-информ"
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев