36-нчы бүлек
Күпләрегез комментарийларда дөрес язды: "первая брачная ночь"ны без туйга кергән акчаны санап уздырдык. Ул акчага Миләүшәнең ял итәргә барасы килгән иде, әнисе дә: "Диңгезгә барыгыз", - диде. Әмма мин, артык экономный кеше буларак: "Бер җиргә дә бармыйбыз, чөнки аннары яшәргә акчабыз калмый", - дидем.
Нәтиҗәдә: туйдан кергән акчаны без ремонтка тоттык. Миләүшәнең әбисенең Адоратского урамында 33 квадрат метрлы бер бүлмәле фатиры бар иде. Янәсе, шунда башка чыгабыз дип, ул фатирны ремонтларга булдык. Әле артык кыйммәт булмасын өчен үзем дә ул ремонт эшләрендә подсобник булдым. Бар булган акчага ремонтладык та... әмма ул фатирда яшәмәдек. Әни белән карт әбине ташлап чыгып китмәдек, алар да "безгә ямансу булачак" диделәр.
Теща белән яшәү - яшәү түгел, диләр бит. Ә мин, киресенчә, әнисез яшәүне күз алдына китерә алмыйм. Миләүшә өйдә булмаса, ул мине көйли, җаема килеп тора. Миңа шулай рәхәт 😇
Әни (тёща) ул вакытта эшли, ә Миләүшә - укуда. Өйдә картәби белән икебез утырабыз. Хәтерлим, Миләүшәнең яраткан ризыгы - төелгән бәрәңге белән сосиски. Кичке ашка шуны пешереп көтеп тора идем.
Вәт беренче елны талаштык без!!!!!! Короче, кем кемне бөгә ала (бүгенге көнгә кадәр шул дәвам итә). Беренче талашуны сөйлим хәзер. Миләүшәнең теләге - мин аны көн саен укуга илтергә һәм барып алырга тиеш. Мин: "Матурым, автобуслар йөреп тора, ике аягың бар. Гел йөртә алырмын дип ышандырмыйм", - дип әйттем. Ну яра, хотя бы тукталыштан барып алырга тиешмен дип сөйләштек.
Беркөнне Миләүшә: "Укудан кайтырга чыктым, мине Парина тукталышыннан килеп ал", - дип шалтыратты да, вакытны чамалап, аны каршы алырга чыгып киттем. Остановкага килдем, көтәм, көтәм, хатын юк. Йөз кат шалтыратканмындыр, трубкасын алмый.
Әнигә шалтыратам, ул: "Күптән кайтты инде ул, өйдә", - ди Миләүшәне. Баксаң: мин остановкада автобус ишеге ачылуга колач җәеп Миләүшәне каршы алырга тиеш булганмын икән. Ул автобустан чыгуга мин булмагач, үпкәләп, каршыга мине очратмаска була, икенче тыкрыктан кайтып киткән бу. Вәт мин анда психландым! 🤬
Хатыныма кул күтәргәнем булмады (надеюсь, булмыйчак та), но шунда ачуымнан стенага кул белән китереп чәпәгән идем. Нормально талаштык без анда! (әйе, хатынга кул күтәргән булмады, ә менә хатын-кызга булды 😔 Моның хакта бераздан язармын).
Очын-очка ялгап яшибез, акча бөтенләй юк вакытлар да була... Әмма, бернигә карамастан, Миләүшә ул гел чәчәк ярата! Югыйсә, аның әнисенә яисә минем әнигә кулына букет тоттырсаң: "Лучше колбаса алыр идең", - диләр. Ә менә Миләүшә башка төрле. Аның кәефе булсын өчен мин чәчәк белән аны очындырырга да тиеш бераз. Яши яши ул чәчәк бирү гадәткә керде инде 🙂🙃
Акча булмаган вакытларда, Миләүшә дә, студент булуына карамастан, эшләде. Урамда листовкалар раздавать итә иде. Аның өчен күп акча да түләмәгәннәрдер, эше дә рәхәт булмагандыр, әмма үзе эшләп алган акчасына бик сөенә иде.
... Ә мин күпчелек ял көннәрендә эшлим - бәйрәмнәр алып барам. Бервакыт мине Вятские поляныга юбилейга чакырдылар. Группасыз, баянчымсыз, үземне генә. Үземә генә күңелсез була дип, Миләүшәне дә алдым. Машинада минем янда утырып барып, утырып кайтырсың, дим. Юбилейны эшләп чыктым да, кайтырга чыктык. Кукмара тирәсендә юл өстендәге кибеткә туктадым. Кибет янында 3-4 малай һәм "копейка" машинасы тора. "Он только один", - дип сөйләшкәннәрен һәм боларның примерно нәрсә майтарырга теләгәннәрен аңлап алдым. Тиз генә машинама утырдым да, кузгалдык. Ә бу егетләр копейкаларында безнең арттан терәлеп баралар, фараларын моргать иттерәләр, янәсе, мин туктарга тиеш. Яра, бәлки узарга телиләрдер дип, юл бирәм. Уздылар да безне, хәзер алда туктый башладылар, юл бирмиләр, уздыртмыйлар да. Буранлы, томанлы көн әле. Мин бу егетләрнең копейкаларына чуть ли терәлми узып китәм дә...
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2