Әйе, күптән сәхнәдә күренми. Бүгенге көндә ул чираттагы декрет ялында һәм параллель рәвештә бизнесы белән мәшгуль.
- Лилиана, 5 ел элек биргән интервьюыгызда: "Кыз бала туганчы бала таба табачакмын",- дип әйткән идегез. Һәм, ниһаять, дүртенчесе - кыз.
- Дөресен генә әйткәндә, кыз бала миңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан иң авыр вакытымда, сынган чорымда җибәрелде. Кызым - икенче иремнән. Беренче ирем белән рәсми рәвештә аерылышты һәм шул чорда кызымның әтисе белән таныштым.
Танышу да, акылдан чашмас өчен, Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгәндер. Ул психолог кебек миндә ышаныч уятты һәм мин аның белән үземнең хис-кичерешләрен бүлештем. 3 ай буе телефон аша гына языштык, соңыннан очраштык һәм аерылышмадык. Ул минем кеше икәнне шулчак аңладым.
Тиздән авырга узганымны белдем һәм шок хәлендә идем. Инде үземне иҗатка багышлыйм гына дигән мәл иде... Ә язмыштан узмыш юк!
Элек миннән: "Кыз телисеңме?"- дип сорасалар, "Телим, тик аның өчен ирне алыштырырга кирәк, чөнки монысыннан уллар гына туа", - дип шаяртып җавап бирә идем. Һәм шул шаяру чынга ашты.
Дәвамын укырга теләсәгез, моның хакта комментарийларда язып калдырыгыз 👇
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1
Желаю тебе удачи успехов здоровья любви благополучия семейного счастья