Татарстан Язучылар берлеге 90 яшьлек юбилеен Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале буларак билгеләп узды. Язучылар берлегенең юбилей кичәсе 21-24 майга сузылган фестивальнең бер чарасы буларак Казан рестораннарының берсендә рәсми котлаулар булган зур мәҗлес рәвешен алды.
Юбилейның кадерле кунаклары арасында Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән; Россиянең Башкортстан, Саха (Якут), Чувашстан, Дагстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкәс Республикаларыннан әдипләр, нәширләр бар иде.
«Язучылар берлеге Советлар Союзы чорында Сталинның турыдан-туры күргәзмәсе белән оешкан булса да, ул, минемчә, Советлар Союзы чорында да, хәзер дә – уңышлы проект булмаса, бүгенге көнгә килеп тә җитмәс иде – үзенең уңай ролен үти дип саныйм», - диде Ркаил Зәйдулла.
«1934 ел республикаларда Язучылар берлекләре барлыкка килү белән әһәмиятле вакыйга. Бу шул чорның кирәкле вакыйгасы булган. Безнең бүгенге бурычыбыз – Берлек төзелүнең нигезендә торган кешеләрнең һәм шул чор вакыйгаларының истәлеген саклау һәм яшь буынга җиткерү», диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев