"
- Тормыш иптәшегез, Радик, сезнең беренче мәхәббәтегез идеме?
- Мәхәббәтне беренче, икенчегә бүлергә кирәкми. Балачакта хисләр бер төрле, гаилә корырга әзер булганда бөтенләй үзгә. Мәхәббәт – күпкырлы хис. Гаилә корганчы егетләргә артык игътибар итмәдем. Ул вакытта иҗатка чумган идем. Мин кияүгә 27 яшемдә чыктым. Радикны очраткач, “минем кеше” икәнен сизеп алдым. Дөньяга бер төрле карыйбыз. Ул: “Кияүгә чыгасыңмы?” - дип сорап та тормады. Бер ай очраштык та, гаилә кордык.
- Радик сездән 7 яшькә өлкәнрәк бит. Яшь аермасы сизеләме?
- Хәзер бер дә сизелми. Без икебез дә бер дулкында. Ә балачакта әле мәхәббәт турында уйланганым да булмады. Мин җәй көне әбигә кунакка кайттым. Радик күршедә генә торды. Ул 17 яшьлек егет, безнең йорт яныннан клубка бара иде. Ә миңа 10 яшь, дус кызлар белән уйнап йөргән вакытларым. Радикның берничә тапкыр: “Урамда караңгы төшә, нишләп йөрисең? Бар, өйгә кайт. Үскәч, сиңа өйләнәм”, - дип әйткәне хәтеремдә. Бу сүзләрдән шундый ояла һәм эчтән генә сөенеп куя идем.
- Тәүге тапкыр очрашканда, Радик әнисен соңгы юлга озатырга кайткан булган, дип беләм. Бу очрашу нинди иде?
- Әбигә казларны эшкәртергә ярдәм итәргә авылга юл тотам. Радик, әнисен күмәргә, армиядән кайткан. Тик җитешә генә алмаган. Радик хәзер дә аны бик нык юксына. Ул армиядән кайткач, бөтенләй ятим кала. Әтисе күптән вафат булган. Мин бу вакыйгалар турында белми идем әле. Автобуста Радик ялгыш кына утыргычымны сындырды. “Нәрсә эшлисез?”, - дип коры гына тавыш белән сорау бирдем. Гафу үтенеп, тизрәк урындыкны рәткә китерде дә: “Алсу, синме бу?”- дип әйтеп куйды. Без аз гына аралашып алдык та бетте. Ул – Самарада, мин Казанда кайнадым. Авылдашым ирем булыр дип уйламадым.
- Тормыш иптәшегез сезне нәрсә белән җәлеп итте?
- Радик – бик әдәпле, тәрбияле кеше. Ул һәркемгә ихтирам белән карый. Миңа авыр әйбер күтәртми, якын тирәдәге кешеләргә дә көченнән килгән кадәр ярдәм итә. Бу сыйфат безнең улларыбызга да аннан күчте. Радик башка ир-атлардан аерылып тора, чын джентльмен. Аның ышанычлы кулларында үземне иркен хис итәм. Хатын-кыз ир-атка үзен күрсәтергә мөмкинлек бирергә тиеш. “Мин үзем”, - дип әйткәнче, “Ярдәм итә аласыңмы?” - дию дөресрәктер.
- Ирегезнең башкаларга карата да ярдәмчел булуыннан көнләшмисезме?
- Юк. Ярдәм итүдән көнләшеп булмый, моны хупларга гына кирәк. Тулаем алганда мин – көнче кеше. Минеке икән, минеке булырга тиеш. Әмма ирем каядыр карады, кемдер белән сөйләште дип гауга куптармыйм. Без бер-беребезне бик яхшы беләбез. Әгәр Радикның башка хатын-кызга карашы үзгәрсә, бәлки, берәр сүз әйткән булыр идем. Без бер-беребезгә ышанабыз.
Чыганак: Шәһри Казан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5