Хафизов Айдар Садри улы 1943 елның 20 маеда Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда — режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында — администратор, 1975-1976 елларда филармониядә — нәфис сүз сөйләүче, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында артист булып эшли. 1978 елдан — Татар академия театрында. Инде менә илле елга якын театрда хезмәт куеп, ул сәхнәдә күпсанлы кабатланмас образлар иҗат итә, үзенең йомшак тавышы, ихласлыгы, гадигадәтилеге һәм үзеннән бөркелгән җылылыгы белән тамашачыларның олы мәхәббәтен казана.
Айдар Хафизов 2020 елның 13 декабрендә вафат булды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев