-Хатын-кызның гаиләдә роле нинди?
-Шәригать буенча хатын-кыз үзен гаиләгә багышларга, ә матди якны ир-ат кайгыртырга тиеш. Гаиләгә багышлагач, өйдә 9-10 бала булырга тиеш. Бездә алай булып чыкмый бит инде.
Хәзер өйдә дә әллә ни эш юк, хөкүмәттә дә эшләмәсә, хатын-кыз нишләргә тиеш инде? Эше булмагач, я тилерә, я аерыла ул. Өйдә тавыш эш күп булудан чыкмый, эш юктан чыга. Берәү: «7-8 сыерым бар. Хатын тавышлана башласа, тагын берне алам дип кисәтәм дә тавыш бетә», — дип язган.
100 баштан артык кош-корт, куяннар, җиде эре мөгезле терлек, сарыклар, 1000-1200 чиләк бәрәңге үстерелеп алына иде. Аңа өстәп, колхоз чөгендерен дә эшкәртәсе, җиләген дә җыясы, печәнен дә кулдан чабасы иде. Кич белән кереп йоклыйсы гына килә иде. Талашырга ничек вакыт калсын?
Аерылышабыз дип килгән парларның гаиләләрен саклап калганыгыз бармы?
Төрлесе бар инде. Аерылышканнары да, дуслашканнары да, аннары рәхмәт укыганнары да күп.
-Нинди сүзләр табасыз соң?
-Һәркемгә аерым алым табасың инде. Юк кына сәбәпләр аркасында аерылышуга барып җитәләр. Берәү хатын санламый ди, үзе икенчесен алырга йөри. «Санламый торган ике хатын кирәкмени сиңа?» — дидем.
«Ирем гаиләне җитәрлек тәэмин итми», — дип талак сорап килүче дә булды. Әле әзме-күпме акча алып кайта, талак алгач, бер тиен дә керми дигән сүз бит инде. «Картлык көнегезне уйлыйсызмы?» — дим инде. Гаилә таркатып, кемнең бәхетле булганы бар?
Сократ шәкертләренә шундый сорау биргән: янгын чыккан өйдә бала һәм хатын калганнар. Ир бер генә кешене алып чыга ала. Кемне чыгарырга тиеш дип сорагач, барысы да бала дип кычкырганнар. Сократ хатын дигән. Моңа бөтен кеше ризасызлык белдергән. «Балабыз харап булды дип хатын белән утырып елыйбыз да, яңадан бала алып кайтабыз. Баланы алып чыксам, беренчедән, әни үлде дип бала гомере буе хәсрәтләнәчәк. Икенчедән, үсеп җиткәнче үги ана кулында тәрбияләнәчәк. Өченчедән, яңа хатын нинди була әле?» — дигән.
Берәү эшендә әлеге сорауны биреп бәхәс чыгарган да, бер карт бәхәсне чишкән. «Моңа ник хәсрәтләнәсез, балалар кунак кына, үсәләр дә таралышалар, хатынсыз нишләр идем мин?» — дигән.
Берәүдән нишләп дүрт хатын алыштырдың, хатыннар барысы да бер бит инде дип сораганнар. «Ялгышасыз, туганнар, алар берсеннән-берсе яманрак», — дип җавап биргән.
Бармак белән өстәлгә никадәр катырак бассаң, өстәл шулкадәр каршылык күрсәтә. Күпме күбрәк тәрбияләргә тырышсаң, кеше шулкадәр тәрбиягә каршы торачак.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатын-кызны Аллаһы Тәгалә кабыргадан яраткан, төзәтәм дип азапланмагыз», — дигән. Алгач, торасы инде. Кемдер хатынының көйсезлегенә түзми, кемдер сабыр итә. Сабыр иткәне картлык көне җиткәч бергә яшәүнең рәхәтен күрә.
Бервакыт алты ай кияүдә торган хатын аерылам дип килгән. «Ирнең анасы безне яшәргә өйрәтә», — дип зарлана. «Кайнана белән яшисезме?» — дип сорыйм. Юк, ди. Соң кайнана белән дә яшәмәгәч, гомумән, проблема булмаска тиеш бит инде. Кочаклашуны да күрүче юк бит.
Өлкәннәр белән дә, килен белән дә тордык, Аллага шөкер. Тәҗрибәм зур, кирәк булса тегеләрен дә, боларын да ник шулай эшлисез дип сүгә алам.
Гаиләдә тавыш ике әйбердән чыга: я сабыр итмәүдән, я булганыннан канәгать калмаудан. Шушы ике әйбер булсын өчен кешегә иман кирәк.
Хатын-кыз ир ризалыгына ирешә алмаса, җәннәткә керә алмый. Намаз укуларың, хаҗ кылуларың буш эш булып чыга бит инде. Ирләр дә хатыннарының көйсезлегенә чыдап торырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатыннарының золымына түзгәннәр кыямәт көнендә шәһитләр, әүлияләр кебек минем белән кубарылырлар», — дигән. Пәйгамбәр янәшәсендә буласы килүчеләр хатыннарына түзәләр инде.
-Җүләр хатынын мактар, дигән әйтем белән килешәсезме?
-Халык әйтә: «Урта җүләр хатынын, җүләр үзен, шыр тиле күрше хатынын мактар». Берәү казый янына хатыннан аерылам дип барган. Казый сәбәбен сорагач, бу ашарга пешерә белми, дигән. Казый: «Бер булса да макта инде, хатыныңның күңеле булсын», — дип киңәш биргән. Ир өенә кайтса, өстәлдә тәмле пылау тора, ди. Пылау чыннан да тәмле була. Мактаган инде хатынын, тәмле булды, дигән. Хатыны, дулап, ризыкны идәнгә бәргән. «Бүген иртән күрше хатыны күчтәнәчкә пылау керткән иде, шуның ризыгын мактап утырасың», — дип сүккән ул ирен. Икенче көнне аерылышабыз дип казый янына хатыны киткән.
Кайнаналар ничек харап булалар? Алар я күрше киленен мактый, я башка чыккан улының хатынын мактый. Өйдәге киленгә шуннан да авыррак әйбер юк инде. Олы килене конфет тотып кунакка килә дә, кайнана белән матур итеп чәй эчә. Өйдә бөтен эшне башкарып, рәхмәт сүзе дә ишетмәгән киленгә авыр була инде.
Минем әби бик коры кеше булды. Ике киленен бергә: «Икегез бер анадан тусагыз да, моның кадәр бер-берегезгә охшамас идегез», — дип сүгә иде. Икесен бергә сүккәндә үпкә калмый.
Үз хатыныңны мактасаң, син җүләр дигән сүз түгел бит. Син мактаганга карап, беркем дә хатының әйбәт икән дими. Кеше сиңа я хатынша ди, я сиңа әйбәт хатын эләккәнгә ачуы чыга. Күп вакыт мактамавың хәерлерәк була.
Гомумән, чит кешенең өстен булганын яратмыйлар, көнләшүдән аның берәр гаебен эзли башлыйлар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3