Предыдущая публикация
Бер төркем галимнәр аны 'кат' - катышу/кушылу тамыры белән бәйләп карасалар, башкалары 'хатын' сүзен <ха (<хан) + җыйма мәгънәдәге -тан кушымчасы ярдәмендә ясалган сүз дип бирәләр, ягъни бу сүз теге яисә бу шәхес даирәсендәге зат дигәнне белдерә булып чыга.
📍
Хәзерге татар телендә 'хатын' сүзе - "ир хатыны", гомумән, "хатын-кыз" мәгънәләрендә кулланыла.
Аерым сөйләшләрдә бу мәгънәдә 'бичә', 'бикә', 'җәмәгать', 'өйгеше' (өй+кеше) һәм 'тормыш иптәше' атамаларын да кулланалар.
Сөйләм телендә бу функциядә шулай ук 'карчык' сүзе дә күзәтелә.
❓
Сездә бу атамаларның кайсын ешрак кулланалар, дуслар?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2