Казаннан якынча 70 километр ераклыкта урнашкан Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Кыш Бабай резиденциясе Яңа ел каникуллары вакытында сәяхәткә барыр өчен иң яхшы урыннар исемлегенә керде. Бу нәтиҗәгә «Туту.ру» сәяхәт сервисы экспертлары килгән.
Беренче чиратта, сервис белгечләре Кыш бабайның Бөек Устюгтагы төп резиденциясенә барырга киңәш итә: «Монда һәр яшьтәге кунаклар өчен ел саен бәйрәм концертлары, мастер-класс һәм уеннардан программа оештырыла».
Халыкның күпләп килүен исәпкә алып, башка вариантлар да искә алынган. Кыш Бабай резиденциясеннән тыш, чуваш Кыш бабае Хель Мучиның яшәү урыны да аталган — ул кунакларны Чабаксардан ерак булмаган Кшауши авылында көтә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1