Шамил Хәмит улы Монасыйпов 1944 елның 31 октябренда Украинаның Днепродзержинск шәһәрендә туган. Казанның 4-музыка мәктәбен, Казан музыка училищесын, Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыка-педагогика институтын, шунда ук аспирантураны тәмамлаган. Мәскәү дәүләт консерваториясендә «Татар кыллы уен кораллары мәдәнияте үсеше» темасына сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.
Концерт программасы гаять бай. Татартстан дәүләт симфоник оркестры, Түбән Новгород филармониясе симфоник оркестры белән чыгышлар ясый. ТР дәүләт кыллы квартеты белән Россия шәһәрләрендә, Алмания, Франция, Финляндия, Һолландия, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания, АКШ, Япония, Австралия, Малайзия, Һиндстан, Күвәйт, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Төркиядә гастрольләрдә була.
Туган көнегез белән сезне, Шамил әфәнде!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев