9 нчы майга кадәр шәһәрдә якынча 50 мең Җиңү көне атрибутын тарату планлаштырыла
.
Тасманы Казанның берничә локациясендә 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин:
Бауман урамы (Ф.Шаляпин һәйкәле янында);
Горки-Әмәт урманы;
Татарстан урамы, 1 (Г.Камал исемендәге театр янындагы мәйданда);
М.Горький исемендәге парк;
Ямашев проспекты, 42а (Җиңү паркында);
«Крылья Советов» паркында.
Тема буенча материаллар:
Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле рәвештә кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнә
Казанда акция 24 нче апрельдә Камал театры янындагы мәйданнан башланды. Ә инде бүген, 25 нче апрельдә, Кремль яр буенда, «УРАМ» экстрим-паркы янында, шәһәрнең яшьләр оешмалары активистлары илдәге иң зур – 300 метрлы Георгий тасмасын җәйделәр.
Георгий тасмасы Ватанны саклаучыларның фидакарьлеге һәм хәрби батырлыгы символы булып тора, шуңа күрә аны күкрәктә йөртү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Ул сул күкрәккә, йөрәк ягына беркетелә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган 130 га якын чара әзерләнгән: акцияләр, һәйкәлләргә чәчәкләр салу, төрле мәйданчыкларда концертлар һәм фейерверк.
Традиция буенча Җиңү көне Архангельск һәм Арча зиратларында, шулай ук Җиңү паркында Мәңгелек ут янына, Тыл хезмәтчәннәре, Аналар һәм толлар, Совет солдаты һәйкәлләренә чәчәкләр салудан башланачак.
Төп чаралар Меңьеллык мәйданында планлаштырылган, анда 10:00 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләре һәм тарихи хәрби техника парады узачак. Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов чыгышы көтелә.
18:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында «Җырлы Казан» проекты кысаларында сәнгать осталары, яшьләр төркемнәре һәм коллективлары, шәһәр җыелма хоры, Дмитрий Певцов катнашында концерт үтәчәк.
#Татарстан #Казан #ҖиңүКөне
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев