Предыдущая публикация
Киңәшмәне районнар белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.
Бүгенге көндә республиканың 30дан артык районы сабан культураларын чәчүгә кереште. Чәчү буенча гомуми план - 1,8 млн га.
«Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре аграрийлар өчен ташламалы шартларда 70 мең тонна дизель ягулыгы биргән.
1 апрельдән 12 апрельгә кадәр барлык районнарда техниканың әзерлеген тикшерделәр. Актаныш, Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Тәтеш, Чистай районнарында югары әзерлек.
Киләсе этап - азык әзерләү техникасын ремонтлау.
#Татарстан #АвылХуҗалыгы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев