Ул 1914 елда Башкортстанның Туймазы районы Каранъелга авылында туа, гаиләләре күршедәге Ярмөхәммәт авылына күчкәч, анда үсә һәм мәктәпкә йөри. Әкрам кечкенәдән җыр-моңга, сәхнәгә тартылып үсә. Биш яшендә гармунда уйный башлаган сәләтле малай үзенең бар булмышын сәнгатькә багышларга тели. Әкрам Даутов комсомол путевкасы буенча Карелиядә бораулаучы, Магниткада җир казучы булып эшли, кичке мәктәптә һәм Уфада коммунистик университетның комсомол бүлегендә укый. Туймазы районында башлангыч классларда укытканнан соң, Казан пехота училищесында курсант, полк мәктәбендә - взвод командиры, пехота училищесында курсантлар ротасы командиры була.
Казанда укыган елларында Ә. Даутов атаклы Фәйзулла Туишевның гармунчылар ансамблендә катнаша, драматург Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге драма түгәрәгенә йөри. Хәтта Салих Сәйдәшев оештырган гарнизон хорында башлап җырлаучы була, шул чакта ук җырлар да яза башлый. Алай гына да түгел, Кызыл әрменең җыр һәм бию ансамбле белән бергәләп, Мәскәүнең Зур ᴛеаᴛры сәхнәсендә СССРның VII съезды делегатлары алдында Сәйдәш хорында башлап җырлаучы булып та чыгыш ясый.
Әкрам Даутов сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша, һәрчак алгы сызыкта була. Батальон командиры гвардия майоры Даутов 4 тапкыр яралана, контузия ала, батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында "Берлинны алган өчен" медале дә бар. Сугыш тәмамлангач, ул ике ел Германиядә хәрби администрация коменданты урынбасары булып хезмәт итә.
Дәһшәтле сугыш юлларын кичеп, күп яралар алып булса да, Әкрам Даутовка туган ягына кайту бәхете тия. Сугыштан кайткач, Әкрам Даутов туган районының Кандра эшчеләр бистәсендәге 2нче санлы урта мәктәптә җыр-музыка дәресләрен алып бара. Соңрак район мәдәният йорты директоры итеп тәгаенләнә. Бу чорда Ә. Даутов күп кенә үзешчән сәнгать түгәрәкләрен җитәкли, бихисап яңа җырлар иҗат итә.
Әкрам Даутов 1986 елның 9 гыйнварында арабыздан мәңгелеккә китте. Ләкин үзеннән соң 700 артык җыр калдырып китте.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1