Кызыл икрадан каймаклы уха өчен: 300 грамм сөмбаш балыгы (семга), 5-7 данә бәрәңге, 1 суган, 1 кишер, 150 грамм брокколи кәбестәсе, 15-20 процентлы 150 мл сөт өсте (сливки), вак помидор, эремчекле сыр, тоз, борыч, кинза яисә петрушка, үсемлек мае, 2-2,5 литр су.
1. Барлык яшелчәләрне дә шакмаклап турыйбыз.
2. Савытка сыек май салып, кишер белән суганны кыздырабыз. 5 минуттан – туралган бәрәңгене, 1 литр су һәм тоз салабыз.
3. Бәрәңге пешәр алдыннан, туралган броколлины салып, 3-4 минут кайнатабыз.
4. Булган ашка тагын 1 литр кайнаган су салабыз (сыеклыгын үзегез чамалагыз). Ашны кайнатып чыгарабыз.
5. Туралган балыкны һәм урталай бүленгән помидор черрины салып җибәрәбез.
6. Сөт өстен һәм бер аш кашыгы эремчекле сырны (творожный сыр) салабыз.
7. Ашны кайнатып чыгарабыз.
«Тәлинкәләргә бүлеп биргәндә, борыч һәм яшел үләннәрне дә салырга онытмагыз.Тәмле булсын!» – дигән артист.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев