Әнием әтидән беркайчан да алимент сорамады. Минем дә бу хакта эндәшкәнем булмады. Кайчак туган көнемә нидер алып бирә иде. Акча җитмәгән чакта да аннан нәрсәдер сорарга намусым кушмый иде.
Училищеда укый башлагач, өстәмә эш таптым. Әниемә ярдәм итә башладым. Бер көн урамда әтиемнең икенче хатыны мине теләнче булып йөрүдә гаепләп, сүгеп китте. Елап кайтып кердем. Һәрчак тыныч әнием беренче тапкыр ярсып бетте. Ул мине әти яшәгән йортка алып китте. Елаудан шешенеп беткән мине һәм ачулы әнине күреп, тегеләр югалып калды. Әнием хатыннан мине ник рәнҗетүен аңлатуны таләп итте. Ул: “Ничек ачуланмаска?! Минем ике балам бар! Ә ирнең ярты акчасы синең кызыңа китә!" - диде. Без аптырап әти кешегә карадык. Ул кечерәеп калды. “Синнән кайчан акча сораганыбыз булды? Кызыңа бер тиен булса да биргәнең булдымы?" - дип сорады әни. Ул баш чайкады.
Хатынның урамда әнидән гафу үтенергә көче җиткән. "Гомер буе мине "ярты эш хакы кызыма китә" дип алдап яшәгән. Ә үзе акчасын җыеп барган", - дигән. Моннан соң әти тиешле кешегә соңгы ихтирамым да юкка чыкты
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3