Предыдущая публикация
Минем хатынга җитми,
Үзе чибәр, уңган да...
Көндә каккалап торгач,
Кунмый өскә тузан да.
Яратадыр, яратмаса
Тузанны какмас иде?
Акча яшерә торган,
Кесәне тапмас иде...
Чисталык яратам ди,
Минем хатын үзе дә.
Какой акча, шуңа кесәдә
Юк, бер тузан эзе дә.
,, Чистартылган" киемемне
Элгечтән алып кидем.
Хатын булмаса тузанга,
Мин батып үлер идем...
Җ.Шакиров
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4