Аеруча тәмле чыга. 🍲 Еллар дәвамында сыналган рецепт. Һәрчак чыга, яхшы саклана, иң күбе аны ясыйбыз. Ашка кып-кызыл булып чыга.
Якынча 10 штук ярты литрлы банкалык бу рецепт.
Барлык кирәк яшелчә:
1,5 кг. помидор. 🍅
6-7 зур кызыл чөгендер (олы йодрык кадәр)
6-8 олы кишер. 🥕
5-6 олы суган. 🧅
2 баш сарымсак. 🧄
15 штук түгәрәк борыч. +тартылган түгәрәк борыч.
2 аш кашыгы өеп тоз.
1 аш кашыгы шикәр комы.
ЯРТЫ стакан аш серкәсе.
1 я 2 чашка сыек май (яшелчәләрнең майны күпме алуына да карый)
Помидорны турап олы кәстрүлдә 15 минут пешерәбез. Блендер белән изәбез.
Шуңа, чиратлап, вак туралган кызыл чөгендер, кишер, суган өстибез. Тоз, шикәр комы салабыз. Сыек майны җибәрәбез. 1 сәгатьләп сүрән утта кайнагач, борыч, сарымсак, аш серкәсен дә салабыз да, яшелчәләр пешеп җиткәнче, шулай ук сүрән утта тотабыз. Ул 1,5 - 2 сәгатьләп вакытны ала. Яшелчәләрнең нинди зурлыкта туралган булуына карый. Комбайн бн вакласаң тиз тигез чыга.
Пешкәч, тагын бераз гына уксус (серкә) сибәбез дә болгатып, стерильле банкаларга тутырабыз.
Фсе! Бу бик тәмле. Кышын төрле шулпага кушып, кайнатып чыгару да җитә. Аш әзер. Сметана я майонез белән бирәбез. Лимон кисәге салып җибәрергә мөмкин.
Теләгән кеше алдан бәрәңге салырга мөмкин.
Римма Тинб блогыннан
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев