Хатыныгыз белән ун ел торасыз, әле дә бер нәрсә дә үзгәрмәдеме?
– Андый әйбергә ышанмыйм, иң мөһиме – хөрмәт. Яратам, диләр, мәхәббәт диләр. Аңардан нәфрәткә бер адым. Ир-ат бераз гына салкын йөрәкле булырга тиеш. Хатын-кызга эмоция кирәк. Мәхәббәт, ярату – хатын-кыз өчен. Ул шуның белән яши. Ә ир-ат очып йөрергә тиеш түгел. Хисләр ул – гамәлләрдә. Син гаиләң өчен янып-көеп торасың, гаилә дип яшисең икән, эшләгән акчаңны кайдадыр туздырып йөреп түгел, гаиләңә тотасың икән – менә бу гамәл. Ир-егет гаиләсе өчен җаваплылык тоеп яшәргә, ә хатын-кыз шуны сизә белергә тиеш.
Ярату дигән сүзләр миңа кирәк түгел дип, хатын да әйтә. Өстәвенә, без икебез дә - Чаян. Әлегә әйбәт торабыз. Талашмыйча яшибез, димим. Сөйләшмичә йөргән көннәр дә бар, юк түгел. Ул бөтен гаиләдә дә бар инде ул. Талашканнан соң дуслашуы да рәхәт бит аның, бөтенләй икенче төрле була. Аннан уйлыйсың: талашып йөрү нигә кирәк иде инде, дисең.
Зөлфәт белән килешәсезме?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 40