1. Дураклар һәм акылдан язганнарга юл бир.
2. Хатын-кыз теләсә, кыяны да тишеп чыгар.
3. Китүчене тоткарлама, килгән кешене кума.
4. Тиз – ул әкрен, әмма тәнәфесләрсез.
5. Яманның дусты булганчы, яхшы кешенең дошманы бул.
6. Гади кешеләрдән башка бөек кешеләр булмый.
7. Кемнең өскә күтәреләсе килә – шул баскыч уйлап таба.
8. Ир белән хатын кул һәм күзләр кебек булырга тиеш: кул авыртканда – күзләр елый, ә күзләр елаганда – кул яшьләрне сөртә.
9. Кояш хаклыларны белми. Кояш гаеплеләрне белми. Кояш кемне дә булса җылыту максатыннан башка яктырта. Үз-үзен тапкан кеше кояшка тиң.
10. Диңгез вак елгалардан чирканмаганга зур.
11. Ерак юл да якыннан башлана.
12. Кем эчә, шул шәрабның зыяны турында белми. Кем эчми, шул шәрабның файдасы турында белми.
13. Кылычның гомергә бер генә кирәге чыкса да, аны һәрвакыт үзең белән йөртергә кирәк.
14. Матур чәчәкләр яхшы җимешләр бирми.
15. Кайгыны, ертык күлмәк кебек, өйдә калдырырга кирәк.
16. Ярату булганда, чәчәк авыруы җәрәхәтләре – яңак чокырлары кебек матур.
17. Караватта ятып беркем дә абынмый.
18. Бер яхшы сүз кышкы өч айны җылыта ала.
19. Әгәр проблеманы хәл итеп булса, аның турында борчылырга кирәкми. Әгәр проблеманы хәл итеп булмаса, аның буенча борчылу файдасыз.
20. Ботакны ясаганда, җилнең сулышын ишетергә кирәк.
21. Күңелеңдә кешегә карата шик тудырганчы, җиде тапкыр тикшер.
22. Булдыра алганның барын да эшлә, ә калганын язмышка тапшыр.
23. Артык намуслылык акылсызлык белән чиктәш.
24. Көлгән өйгә бәхет килә.
25. Җиңү көндәшенә караганда ярты сәгатькә күбрәк түзгән кешегә эләгә.
26. Яфрак баткан, ә таш йөзгән чаклар да була.
27. Елмайган йөзгә ук җибәрмиләр.
28. Салкын чәй һәм салкын дөге – түзәрлек, әмма салкын караш һәм салкын сүз – чыдап булмаслык.
29. Ун яшьтә – могҗиза, егермедә – даһи, ә утыздан соң – гади кеше.
30. Уйлагач – тәвәкәллә, ә тәвәкәлләгәч – уйлама.
31. Сорау – бер минутлык оят, ә белмәү – гомерлек оят.
32. Камил ваза беркайчан да булдыксыз оста кулыннан чыкмый.
33. Бераз бөгелергә курыкма, турырак тураерсың.
34. Тирән елгалар тавышсыз ага.
35. Әгәр юлга үз теләгең белән чыксаң, мең чакрым да бер кебек кенә тоелыр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4