Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинга әти булу бигрәк килешә. Улы Алим турында сүз кузгаткач, ул елмаюын тыя алмый. Җырчы белән җәһәт әңгәмә кордык, хәл-әхвәл белештек.
- Бу сорауны хәзер сезгә бирергә ярый инде. Ничек соң әти булу?
- Субһаналлаһ, тормыш бөтенләй үзгәргән кебек. Зур шатлык һәм шул ук вакытта җаваплылык та. Хәзер улым өйдә көтеп торгач, йортыбыз да тулы кебек. Элекке белән чагыштырам да, бигрәк өебез буш булган дип уйлап куям. Әти булгач, тормыш күпкә кызыграк. Баланың һәр сулышына шатланасың, ярты көнне бала карауга багышлыйм.
- Чыгышларны бераз кичектереп тормадыгызмы соң?
- Барысы да гадәти режимда калды. Алия улым белән өйдә концерттан кайтуымны көтеп торалар.
- Димәк, Алияне концертлардан азат иттегез?
- Баланы калдырып, концертларга чыгып китү бик үк дөрес булмас. Балага һәрдаим әнисе кирәк, бигрәк тә сабый чагында. Улымның күкрәк сөте имеп, үсүен телим.
- Алим белән икәү генә калганыгыз бармы әле?
- Әлбәттә, Алиянең дә үз эшләре бар бит. 2-3 сәгатькә баланы калдырып тора инде. Балага ашарга калдырып китә, калганын өйрәнеп киләбез әкрен генә.
- Алим кемгә охшаган соң?
- Улым Алиягә охшаган. Миңа бер дә охшамаган әле әлегә (көлә). Иң мөһиме, бәхетле булсын. Кемгә охшаса да, сәламәт бала булып үссен.
- Әби-бабайлар киләме оныкны карарга? Башкортстаннан көн саен килеп йөреп тә булмый.
- Без үзебез дә әти-әни янына кайтып торабыз. Мин гастрольдә булганда, кунакка килеп киттеләр. Әлеге вакытта икесе дә эшли, юл да якын түгел. Мөмкинлек булган саен очрашып торабыз, Аллаһка шөкер.
- Социаль челтәрләргә Сәйдә (сеңлесенең кызы ) белән бик җылы видеолар куясыз. Тиздән Алимны да күрербездер?
- Сәйдә тугач, мин дә әтилек хисләре уянды. Үземнең баламны кулыма алып, кочаклыйсы, яратасы килә башлады. Абыйның балалары да бар иде, тик нишләптер ул вакытта әле әзер булмаганмындыр. Балаларны бик яратам, алар белән бергә балачакка кайтып килгән төсле булам.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 13