= Мама Мария =
    0 комментариев
    9 классов
    0 комментариев
    1 класс
    Алмагачлар чәчкә атканда Ап-ак чәчкә аткан алмагачлар — Безнең мәхәббәткә шаhитлар. Йөрәкләрдән ташый сөю хисе — Ямьле иде язгы вакытлар. Чәчкә исе белән сине сөю Әйләндерде минем башымны. Үзем аңламадым бу мизгелдә — Саф сөюнең шушы башымы? Язгы тойгыларым, сөю белән Барысы да бергә кушылды. Тәүге мәхәббәтнең чәчкәләре, Тәүге сөю хисе шушымы? Алма чәчкәләре арасында Тәүге үбешүләр кыюсыз. Йөрәкләргә сыймый кайнап ташкан Хисләрне юк инде тыючы. Бөтен дөнья әйләнгәндәй сыман Кушылгандай җире, күге дә. Бер мизгелгә калдык тик икебез, Тик мин генә синең күзеңдә. Ап-ак чәчкә безне чорнап алган, Дөньялар да ап-ак күренә. Күзләреңдә бәхет очкыннары, Бәхетлебез икәү бүгенгә. ...Сөю хисе, син бит илаhи көч, Нигә булалмадың гомерлек? Сөю сүзен әллә сирәк әйттем, Җитәлмәде әллә түземлек? Безнең юллар ник соң аерылды, Сәбәпче дә түгел үзебез. Җырлап бетермәгән җырлар сыман, Ник өзелде безнең сүзебез? Безнең бу яз бик тиз үтеп китте, Бик күпләре килде яңадан. Алмагачлар ел да чәчкә атты, Оныталмыйм сине hаман да. Менә инде тагын язлар җитте, Алмагачтан чәчкә коела. Очкан ап-ак чәчкә арасыннан Килеп чыгарсыңдай тоела. Килеп чыгарсың да, кочып алып, Пышылдарсың сагыну сүзләрен. Мин тыңлармын сине эндәшми дә, Алалмыйча синнән күзләрем. Флюр Абдракипов
    0 комментариев
    0 классов
    10 мая 2024 г.
    0 комментариев
    2 класса
    Хәерле кич дусларым!🪅 Ильфак Арсланов җырлый
    0 комментариев
    29 классов
    Яҙмыштарым (Bashkir Version)
    1 комментарий
    66 классов
    Тик син диеп...Сиренә Гатиятова 💐
    0 комментариев
    19 классов
    Ялгызлар 🔥 Гөлназ Юмагузина 💥💥💥
    1 комментарий
    30 классов
    ЯҢА ТАТАР ҖЫРЛАРЫ МАЙ 2024 /Татарские новинки/ Ильнар Гильманшин Лилия Биктимирова Мирхат Гайсин
    1 комментарий
    25 классов
    Габделфат Сафин - " ЯЗМЫШ " ( " Судьба " )
    2 комментария
    136 классов
Показать ещё