Comments 0
Likes 1
Әниемә Язмыш җиле куды зур калага, Газиз әнкәм калды берүзе. Калаларга күчми инде әни, Кадерлерәк аңа нигезе. Юллар сирәк төшә авылыма, Бик килсә дә ешрак кайтасы. Сагынуларым бәгырьләрне өзә, Әнкәй ничек яшәп ятасың? Озакламый кайтам синең янга, Көтеп торып булмас җәйләрне. Телефон да алдым әле сиңа Белеп торыр өчен хәлләрне. Безне көтәсеңдер инде әни, Ничек үткәрәсең кичеңне? Яшә әле безне шатландырып Суытмыйча түрдә мичеңне. Флюр Абдракипов 21.06.2021
Comments 0
Likes 0
Comments 0
Likes 0
Җилбезәк Хатын – кызның акыллысын Яратмыйлар кайсы ир – ат. Уйлыйлардыр – гөмер буе Җилкәсеннән төшмәс ул зат. Хатын – кызлар арасыннан Сайлый алар җилбезәген. Дөньялыкта булсын диеп Тормышымның бер бизәге. Җилбезәкнең мәхәббәте Мөмкин бик тиз сүнәргә дә. Яратканы риза булыр Синең белән үләргә дә. Акыллының яратканын Күреп була күзеннән дә. Очрак булсаң фаҗигәгә, Тартып алыр үлемнән дә. Флюр Абдракипов 11.06.2021
Comments 0
Likes 2
Руслан Кираметдинов "Кыр чэчэклэре"- New 2021 г
Comments 0
Likes 73
Элвин Грей - Янгыр (караоке+) Дождь (2020!!!)
Comments 0
Likes 12
Ильсия Бадретдинова - Су буенда учак (Премьера песни, 2021)
Comments 1
Likes 136
Фәридә & Нәгыйм дуэты-Төзәтергә иде ялгышларны!
Comments 1
Likes 47
ХЭЕРЛЕ КИЧ, ДУСЛАРЫМ!
Comments 0
Likes 15
Эльвира Хамматова клип "Син Узен"
Comments 0
Likes 14
Show more