Предыдущая публикация
Акрын гына...
һəр баскычын аның атлыйсың...
Китап укыгандай бу тормышның
Хəрбер битен укып ятлыйсың.
Күпме сагыш...күпме ялгыш анда
Атлап чыгалмаслык киртəлəр...
Эй,Ходаем,үзең саклый күрче
Исəн-имин атсын иртəлəр!
Ялгышларны төзəтергə була
Язмышларны булмый үзгəртеп...
Нахак сүзлəр сөйлəмəгез берүк
Йөрəклəрне бозып, сүз атып...
Мең кат уйла əйтер сүзең булса
Кыерсытма сиңа якынны.
Сулар сибеп кенə сүнə алмас
Йөрəклəрдə калыр ялкыны.
//Эльза Шагова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев