Предыдущая публикация
Бер җирнең дә дөньялары төрле...
Кемгә ышанырга, кемгә табынырга?
Бу сораулар ала кайчак өнне.
Дуслар дуслар микән, дошманнар кем?
Барысы да башта буталалар...
Якын күргәннәрең якын микән әле,
Ерак күргәннәрең аңламыймы хәлне?
Синнән кемнәр нәрсә өмет итә,
Сиңа башкалардан нәрсә кирәк?
Алыш-биреш уеннары дәвам итә,
Уйнамаганнары бардыр сирәк-мирәк.
Акны ак диюче, аны каралтучы,
Кемнәр генә юк бу җир шарында...
Кемдер менә йолдызларга, айга,
Ә кемнәрдер шөкер итә барысына.
Беркем белми безне алда нәрсә көтә,
Чабып йөреп шулай гомер үтеп, китә.
Аң утырып, акылыбызга килгәндә
Гомер йомгагыбыз калмый инде күп тә.
//Раушания Гази
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1