- Син элек тә намаз укый идең, шуңа күрә дингә килүең кинәт булмады кебек. Ә шулай да ни өчен тулысынча намазга басарга булдың?
- 33 яшьтә намазга бастым, моның билгеле бер сәбәпләре бар иде. Рәшидә Исхакыйның китабы буенча өйрәнеп, үз теләгем белән намазга бастым. Дөрес, ул вакытта биш вакыт намаз укымадым. Янәсе, гастрольләр комачаулый. Хәзерге күзлектән карыйм да, моның бер сәбәп кенә булуын аңлыйм. Теләге булган кеше - мөмкинлек, теләге булмаганы – сәбәп эзли. Мәккәдә Әлхарәм дигән мәчет бар. Шушы мәчеттә укылган бер намаз йөз мең намазны алыштыра. Ягъни бу мәчеттә намаз укысаң, элек укый алмаган намазларың каплана. Ләкин киләчәктә биш вакыт намазны уку шарты белән. Һәр укымаган намаз өчен җавап тотасы булачак. Хәзер инде намаз уку – минем өчен беренче урында.
- Синең турында ире вафатыннан соң, ялгызлыкка түзә алмагач, дингә баскан дип тә әйттеләр...
- Алай түгел. Линар белән Гомрәгә барган булсак та, аннан кайткач яулык кияр идем. Һәр кеше дингә үз юлы белән килә. Мин моңа кечкенәдән килдем, мәктәп елларыннан ук ураза тотам. Әтиемнең әтисенең әнисе абыстай булган, әнием ягыннан дәү әти мулла иде. Ике як Дәү әти-Дәү әниләрем намаз укыды, мин моны күреп үстем, бу безнең нәселдән килә.
- Син һәрвакыт хәрәкәттә, намаз вакытында төрле җирдә булырга мөмкинсең. Андый вакытта нишлисең?
- Намаз вакыты билгеле бит инде ул. Шул вакытка таянып көнемне планлаштырам. Концерт вакытында да җае чыга, Аллаһка шөкер. Хәзер дин ягыннан Татарстан бик нык алга китте, намаз укырга теләгән кешегә мөмкинлекләр күп. Кафеда, кибетләрдә намаз уку бүлмәләре бар. Теләк кенә булсын.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 43