Предыдущая публикация
Нидә, диеп, яшәү мәгънәсе?
Син акыллы, бәлки беләсеңдер,
Кешелекнең кайда кәгъбәсе?
Мин Кәгъбәне беләм... ләкин белмим,
Әйтә алмый яшәү асылын...
Гомер үтә, еллар арты еллар килә,
Бер чиратка тезеп фасылын.
Шуны беләм: үзебезгә язган
Гомернең без белик кадерен.
Тәмен, гамен белик, тоеп яшик
Килгән шатлыкларың һәрберен.
Мәгънә эзләп үткән буш язмышлар,
Бер максатсыз узган еллар бар,
Язын ташып актарылып ала,
Аннан тына кабат елгалар...
Ничә тапкыр миннән сорадылар,
Нидә диеп, яшәү мәгънәсе?
Һәркешенең уе үзгә бит ул,
Төрле була тормыш сәхнәсе.
Алдый алмыйм "шулай кирәк" диеп
Көчәнергә яки яшьнәргә...
Бары кирәк кылып яхшылыклар
Кеше булып горур яшәргә!!!
//Мирһади Разов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев