Предыдущая публикация
Җаның тартылмаган яклар бар.
Сәбәпләрен сөйләп, аңлатып та,
Әйтеп булмый торган чаклар бар.
Яратып да, күпме җан атып да,
Ташлап ерак киткән ярлар бар.
Язмыш аерганга күпме җирдә,
Ялгыз парлы булган парлар бар.
Җаннарыңа урын таба алмый,
Аптыраган кайчак чаклар бар.
Башларыңны алып качар өчен,
Бу дөнья да була икән тар.
Бу тормышта үзең генә белгән,
Кеше ышанмаслык хәлләр бар.
Үзеңнекен үзең бел дә, яшә,
Һәр кешедә синдәй серләр бар.
//Әлфия Юсупова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5