»
Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина дүртенче тапкыр әни булган! Лилия 2024 елның мартында Аргентинаның Буэнос-Айрес шәһәрендә бәби тапкан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге язылучыларын хәбәр итте. Күптән түгел генә җырчы янәдән Казанга кайтты.
- Бу яңалык белән шаккаттырдыгыз!
- Шаккаттырырга яратам инде. 4 баланы тәрбияләү җиңел түгел. Аллаһ Тәгалә ничек язган инде, шуны кабул итәм. Йөкле булуымны белгәч, баланы Буэнос-Айреста табарга теләдем. Бала тугач, шул илнең граждан булып исәпләнә. Моның да үз сәбәпләре бар, бу хакта киң җәмәгатьчелеккә сөйләргә теләмим.
- Кызмы, малаймы соң?
- Әлегә сер булып калсын. Гомумән, “малайлар булгач, кыз да алып кайтырга кирәк”, - дигән принципны аңламыйм. Иң мөһиме - бала сау-сәламәт булып үссен. Кыз теләп, малай туганнан кайгырып утыру да дөрес түгел. Ничек инде кәеф төшәргә мөмкин балаң булганда! Кемнәрдер, гомумән, балага уза алмыйлар. Аларга Аллаһ сабырлык бирсен.
- Аргентинага бер үзегез бардыгызмы?
- Анда танышларым да бар иде. Баланың әтисе дә барды, әлбәттә. Бер үзем дә булдым, ялгыз да булмадым, төрле хәлләр баштан үтте. Сөйлисе әйбер күп, әлегә алар турында сөйләргә мораль яктан әзер түгелмен. Депрессия дә кичердем. Бу яңалыкны да куркып кына чыгардым. Шулай да, шатлык белән бүлешәсе, уртаклашасы килә бит.
- Баланың әтисе дә социаль челтәрләрдән читтә булачакмы?
- Гомумән, шәхси тормыш турында сөйләргә яратмыйм. Миңа алай тынычрак. Кайбер кешеләр бала тугач та, тизрәк социаль челтәрләрдә уртаклашалар. Шуңа күрә мине аңламаучылар да бар. Белмим, мин шәхси тормышны “шәхси” итеп саклау яклы.
- Шәхси тормышыгызга кагылышлы сораулар килеп тора. Сез төгәл җавап әйтмәгәч, имеш-мимешләр таралуга җирлек туа. Моны күңелегезгә якын алмыйсызмы?
- Бу һөнәрнең бер өлеше инде. Әгәр сине халык белә икән, әлбәттә, арттан сөйләп йөрүчеләр булачак. Аны туктатып булмаячак, шуңа күрә моңа салкын акыл белән карарга кирәк. Һәркемнең нәрсә әйткәненә колак салсаң, акылдан шашырга мөмкин. Танылган шәхесләр турында мәгълүмат тамашачы өчен кызыклы, әлбәттә. Шулай да һәр балам төрле ирдән булса да, миңа беркем бернәрсә әйтә алмый. Һәркемнең үз тормышы. Язмыш шундый, нишләтәсең? Үзем дә беркайчан беркемне дә гаепләмим, барысына тыныч карыйм.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 26
"" Чит илдә АКЫЛЛАРЫН гына калдырмасыннар"" дип укырга.
шундый законнар чыгарырга иде,киттен икэн анда эшлэдэ,тапта и торда.Родительлэренен акчасы белэн королева булдылар.Тишек бер тиеннэр...
Надоели уже эти певцы и т.д. Весь ОК роликами детми Таишевых и др. Будьте уже скромнее.