Предыдущая публикация
Ап-ак карлар һәркемгә дә
ак бәхетләр алып килсен!
❄❄❄❄❄❄❄❄❄❄
Тагын кышлар килде туган якка,
Ап-ак төскә бизәп доньяны.
Жемелдәшеп яуган кары өчен
Яратабыз бигрәк без аны.
Чеметсә дә усал җиле бераз,
Тәрәзәгә саксыз чиртсә дә,
Үзе бәхет бит ул атлап бару
Яңа кардан кышкы иртәдә.
Ак төсләрне бәхет төсе диләр
Кышлар безгә бәхет китерсен!
Алсулансын битләр кыш назына,
Агачларга ак тун кидерсен.
Саф һавалы ап-ак кышларыбыз
Күңелләргә сафлык өстәсен!
һәр яңа көн бәхет белән килсен
Сөенечләр генә өстәлсен!
Гөлфия Гизатова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1