Сыгылмадың, һичбер сынмадын.
Балаларым диеп гел яшәдең
Авырлыклар аша атладың.
Бик тә яшьли пар канатсыз калдың
Балаларың булды юаныч.
Дурт баланы кеше итәр өчен
Әтиебез булмау аяныч.
Рәхмәтлебез сиңа әни, зарланмадың
Олы юлга безне озаттың.
Һәрберебез үз урынын тапты
Синнэн алып очар канатын.
Яныбызда ӘНИ исән булу
Без анлыйбыз бәхет икәнен.
Әни исән булса гына, бу тормышта
Тоябыз без бала икәнне.
Хөрмәтебез сиңа чиксез әни
Син бит безнен яшәү үзәге.
Һэрберебез өчен гомер буе
Син булырсын яшәү үрнәге.
Яшә әле әни, озак еллар
90 нарны, 100 не тутырып.
Барыбызның җан җылысын тоеп
Өйнең иң түрендә утырып.
Сәламәтлек сиңа юлдаш булсын
Бәхет, шатлык читләп үтмәсен.
Безне сөендереп яшә гел дә
Аллаһ бар теләгең үтәсен!
Без бәхетле әни син булганга
Син кадерле һәрбер туганга.
Олы рәхмәт сиңа, и Аллаһым
ӘНИ белән туган ал таңга.
(заказ буенча яздым)
Кадрия Ишмурзина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев