Җәй башында 50 ел була. Борайның 2 нче санлы урта мәктәбендә татар классларының берсен тәмамлаган укучылар. Без, Калмык балалары, авылыбызда 6 классны тәмамлагач 7-8 нче классларны Иске Бикмәт 8 еллык мәктәбенә йөреп укыдык. Иске Бикмәт, Иске Тукран, Нарыш авыллары укучылары белән 4 ел бергә укыдык (Борай мәктәбен дә исәпкә алып). 10 классны тәмамлап хушлашу кичәсенә җыелгач, класс җитәкчесе Хәсәнов Мәгънәви абый безне күмәкләп бастырып хәтер фотосына төшерттерде. Ул үзе инде күптән мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, сирәк очрый торган бик яхшы кеше иде.
Шушы очрашу җыелышы азагында класс комсоргы Фазлыева Гөлчирә, клас-сташларга һәр 5 ел саен очрашып-күрешү җыены оештырырга тәкъдим ясаган иде. Беренчесе аның 1975нче елга тәгаенләнгән иде. Әмма без, тизрәк мәктәптән "ычкынып", төрлебез төрле якка таралырга омтылган яшьүсмерләр моңа әһәмият биреп аңыбызга алалмаганбыз. Менә хәзер 5 кенә түгел, 50 елы да үтеп китте. Ул чакта безгә 17 яшь иде, хәзер 67 яшь. Яшьләр өчен бу, әлбәттә, "астрономический" озын вакыт, әмма, безгә ул вакытлар былтыр гына булган кебек, якын гына. Күңелләребез шул ук, бәлки тышкы кыяфәтебезне генә еллар бераз таушалдыргандыр. Әле без өчәү, Шәмсиярова Роза, мин Ә. Кәүсәр һәм Ф. Гөлчирә бу җәй башында классташларны очрашуга чакырырга җыенабыз. Бу фотодагы укучыларның туганнары, балалары, оныклары да фотоны күреп аларга хәбәр итсәләр - бәлки очрашуга күбрәк классташлар килә алыр иде. Бу якты дөнья белән хушлашканнар да юк түгел, алар турында да хәбәр итсәләр яхшы булыр иде, аларны искә алыр идек.
Менә аларның исемнәрен атап үтәм; сулдан иң өстәге рәттән, Рәшит, Фаил, Әскат, Нурихан, Назиф, Фәрит, Эльверт, Рәлиф, Фларит, Әхмәтҗан, Рәлиф, Тәлгат, Кәүсәр. Икенче рәттә сулдан: Рәфидә, Мәгәфүрә, Әлфирә, практикант-укытучы, Хәсәнов Мәгънәви абый, Әлфисә, Саҗидә, Роза. Алгы рәттә: Земфира, Сәрия, Рәйсә, Гөлчирә, Фәридә, Рәшидә, (Дәүләтъярова), Рәзифә.
Классташлар, яки якыннары күреп хәбәр итәр өчен тел. 89273109572.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев