Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле авылдашлар, якташлар!
Илебез Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 79 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гөмерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел…
Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә!
Бүген дә илебезнең, киләчәге өчен ир-егетләребезнең каны коела, әниләр сугыштагы балалары турында уйлап төннәрен йокламыйлар. Без ышанабыз: алар да туган якларына, гаиләләренә Җиңү белән кайтырлар! Мәңгелеккә киткәннәрендә без Онытмыйк!!! Хакыбыз юк Онытырга. Без, Сезгә бик зур рәхмәтлебез!!!
Аяз куктә кояш көлә иде,
Куз яшьләрен күреп бозылды.
Берсен берсе этә- төртә килеп
Болытларда бүген яшь койды.
Тын кысыла буген куңел тула
Яшьләр ага булмый туктатып.
Гөмерләрнең кыска икәнлеген,
Анлыйбыз якыннарны югалтып.
Сагыну, сагышларда яши күпләр,
Ялварамын ишетегез кукләр.
Туктат Раббым ,туктат сугышларны
Өзелмәсен әле яшь гөмерләр.
Әрнеп еламасын әле ана
Ясамачы йөрәгенә яра.
Ятим итмә жирдә сабыйларны
Яуда йөргәннәрне узең сакла.
Өзелмәсен әле өмет җебе
Төен-төен булып ялгансын.
Сугыш бетте,- дигән хәбәр алып,
Һәрбер кеше жирдә шатлансын.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1