Предыдущая публикация
Син бит әни –
Тормышымның тиңсез бизәге!
Йөрәк түрләреңнән өзелеп төшкән
Бәгыреңнең бездер – үзәге.
Кояш дисәм, кояштан да кайнар,
Аем дисәм, айдан яктырак!
Бу дөньямның тиңсез байлыгы син,
Юктыр бер ни синнән затлырак!
Бераз сырлар кунган нурлы йөзең
Шаһитедер үткән елларның.
Учларыңда синең язылгандыр
Язмышлары безнең юлларның.
Син әнием – тиңсез! Тиңсез йолдызга,
Йолдызлар бит бер мәл атыла.
Син атылмас якты нурым минем
Мәңге сүнмә! Мәңге ян гына!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3
Бу шигырьне син яздыңмы или сиңа атап кызың яздым???