Яңавылда кунак булган
Юлдаш атлы бер эшмәкәр.
Үзе болай җебек кенә,
Тик уенда йөртә мәкер.
Даваханә ачар өчен,
Ачкыч тотып килде микән?
Әллә район башлыгына
Күрсәтмәләр бирде микән?
Әйтте микән болай диеп:
"Тәртип булса, була диеп
Сезгә бүлгән акчалар да,
Тулыр шәхси букчалар да.
Безнең кулда язмышыгыз,
Эш урыны, карьерагыз.
Милли фикер әйтер алда,
Яхшы итеп, бер уйлагыз!
Без күрсәткән дөрес юлдан
Тайпылмагыз, чайкалмагыз.
Милләт, диеп, тел тибрәтеп,
Авызларны чайкамагыз.
Милли уен дәвам итә,
Аерылмыйк, берләшик без.
Сез — пешкалар такталарда,
Фигуралар — бары тик без.
Титул милләт өчен бар да:
Итләре дә, майлары да.
Тик бер казна өчен эшли
Елның барлык айлары да.
Юлларыгыз төзекләнә
Безнең рөхсәт белән генә.
Имзаларны мин дә куям,
Җитеңкерми белем генә.
Сезнең якта татарлар юк,
Башкорт телен өйрәнегез,
Килер буын язмышының
Дулкынына көйләнегез.
Татар телен тыеп кына
Бетмәс әле безнең эшләр.
Бер 10 елдан без карарбыз:
Үзаңыгыз әле нишләр?!
Әлегә сез, тыныч кына,
Үтәгез бар боерганны.
Чәбәләнү кирәк түгел —
Яратмыйбыз борылганны.
Корылтайның карарларын
Үтәү тиеш түрәләргә.
Башкортлыкны әйтү кирәк
Чиктәш күрше-тирәләргә.
"Төньяк капкасы" булырсыз,
Башкорт иле чикләренең.
Ачкычлары безнең кулда
Язмышыгыз бикләренең".
12.12.2025.
Әнис Шәймәрданов.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев