Салават Юлай атыннан төште.
Реставраторлар башлады эшне.
Ике ел барыр яңарту, диләр.
Җиңел түгел шул шомарту, диләр.
Көлке дә кебек бу әйтүләре,
Ай-һай, авыр бит ел үтүләре.
Тиз яңармаска тиеш бу җайдак,
Бәлки җуярбыз күңелдән җайлап!
Башкортка бүләк осетин койган,
Елга ярына бастырып куйган.
Ике йөз елдан искә алганнар,
Патша дошманын бик зурлаганнар.
Ялган батырны чуеннан коеп,
Мәрмәр ташына исемен уеп,
Таш осталары үз эшен белгән:
Ничәмә буын табынып йөргән.
Атлы җайдакның кырына килеп,
Чәчәкләр куйдык, башларны иеп.
Пугачёв явын искә алулар...
Шулай хупланды бунтарь булулар.
Дәүләт эчендә зур яу чыгарып,
Кораллы гаскәр башында барып,
Тере җаннарны кыйратып үткән
Кылычлы кеше музейга киткән.
Бик күп шәхесләр экспонат булган,
Чинына тиеш урынын алган.
Милли батырның шунда урыны.
Башкорт тарихы, юлың турымы?
22.11.2025.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев