Тарих язам шигырь белән —
Дәшәм килер елларга:
Безнең чорның һәр мизгеле
Кереп калсын аларга.
Һәр күренеш, бер-бер артлы,
Тасвирлансын, ничек бар.
Вакыйгалар шигъри телдә
Ныгытылып калсыннар.
Глобаль, локаль хәлләр керсен
Языласы шигырьгә.
Тамга салсын, кызуында
Басылгандай тимергә.
Җир-планета ничек түзә
Шартлау, тетрәү көченнән?
Вулкан атып, ялкын ургый
Җир-анабыз эченнән.
Җир-үләнгә эзләр салып,
Тормыш көтә кешеләр;
Яшәү көчен саклар өчен,
Җир куенын тишәләр.
Һәр көн үзгәрә язмышлар,
Кемдер туа, кем үлә;
Артык комсыз булганнарны
Ризыкларыннан бүлә.
Аллаһының кодрәтенә
Ышанып буйсынабыз.
Табигатьтән камил булып
Яралган буй-сыныбыз.
Матурлыкка гел табынып,
Сөю белән тулганнар —
Кешелекнең киләчәген
Билгеләүче тамгалар!
Шигъри сурәт алга килә,
Дөньяви вакыйгадан.
Вакыйгалар, тарих булып,
Саркыйлар һәр кыйтгадан...
02.05.2025.
Әнис Шәймәрданов.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев