Предыдущая публикация
Буран уйный буш урамда,
Морҗалардан чыккан төтен
Шул буранга кушыла.
Җил карларны әйләндереп,
Дулкын итеп җиргә сала.
Ятим буран,буш урамда
Койма арасыннан сызгыра.
Өйләр йоклай ак бүрек киеп,
Әкрен генә мышнап,төтеннәп.
Алкалары гына ялтырап куя
Тамчы бозларына ут төшкәндә.
Тәрәзәгә карап утырам,
Кар бөртекләре килеп бәрелә.
Нидер әйтергә теләгән сыман,
Су тамчылары булып шуып төшә...
21.03.19 Сахабиев Р.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев