Ә сез туташ, шундый хыялый,
Күбәләктәй һаман очасыз,
Гүя наз бөркегән чәчкәләрне,
Җаннарыгыз белән кочасыз..
Тормыштанмы читтә торгандай,
Михнәтләрен сизми заманның.
Әллә инде барлык мәшәкаткә,
Урагансыз хыял томанын..
Яктан үтә кебек, сезне вакыт..
Кагылмыйча сафлык чәчкәсен.
Сезнең караш шундый илахи саф,
-Гомер үтә,- диеп әйтмәсең..
Тик чынлыгы башка..сез дә шулай,
Тормыш арбасына җигелгән..
-Рәхмәт Аллаһ! -дияселәр кала,
Хатын-кызга шундый көч биргән.
Булсын авыр, таба алып вакыт,
Шундый чибәр кала аласыз.
Тормыш сорылыгын күрсәтмичә,
Бер яктылык бирә аласыз.
Бәлкем шуңа, безнең карашларда,
Күбәләктәй сүрәт саклана.
Хыял түгел, ә чынлыгы аның,
Мең-мең кабат кына аклана.
Вакыт үтә, тормыш көзе җиткән,
Сез хыялый әле хаман да!
Рәхмәт сезгә ханым! Сезгә карап,
Бездә хыял уты янганга..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 79
... что есть красота
И почему её обожествляют люди?
Сосуд она, в котором пустота,
Или огонь, мерцающий в сосуде?
Н.Заболоцкий