ШУНДЫЙ..
Ә җәл шундый, нинди хәлгә төштек,
Малга алыштырдык күңелне,
Ә шундый җәл, җыйган акча саны,
Оҗмах бирер сыман күренде.
Ә җәл..шундый, абайламый калдык,
Шайтан безнең белән уйнаган,
Барсы да бар, чама табып булмый,
Нәфесебез кала туймаган.
Ә җәл шундый, кат -кат өйләр өеп,
Үзебезне - үзебез алдаган,
Барын җиткезгәнбез, туганлык юк,
Кайтып керер кешен калмаган.
Ә җәл, алыштырмас бер алтынга,
Җан дусларың инде югалган.
Акча санар кешеләре бик күп,
Җаның санлар кеше калмаган.
Йөрәктә бик..Күздә, шикле караш,
Яшәүләр дә юкса мул гына.
Ә җәл шундый..Акча түгел, ә без,
Әйләгәнбез акча колына.
Кәгазь акча саны безгә хәким,
Соңдыр барын янә көйләргә,
Бәлки дөнья үзгәрер дә иде,
Акыл белән калса түләргә..
Рамзис Мишәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9
УҢЫШЛАР ӘЛБИТТӘ!