Әйе, менә кебек..Күптән түгел генә,
Булмаган күк, еллар агымы,
Синең белән безнең очырашулар,
Санамый да үткән адымны.
Кичә генә сыман!!..Юк ла бүген!
Бер күз ачып йомган арда,
Юкса инде безнең карашлардан,
Еллар түгел, чорлар карала.
Күңел җүләр, булмаган күк күрә,
Зур бер тормыш сыйган вакытны,
Әзер, югалтырга барча үткән юлын,
Сансыз санап, санап артыкны.
Менә хәзер..Шушы мизгелдә үк,
Кочар иде шашып үзеңне.
Булсын әйдә йөздә җыерчыклар,
Тик табалса, синдә үземне..
Бары өмет кенә, җан бөтергән,
Бары хисләр, шаша күңелдә.
Тик нигә соң гомер үткән саен..
Үтмәгәндәй гел дә күренә?
Әйе , әйе..Югалсын ул еллар!
Карашыңнан алмый күземне.
Күңелеңә җаным салыр идем,
Карашыңда тапсам үземне..
Рамзис Мишәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1