Безнең хыял, күпкә матур иде,
Түгел бүгенгенең хыялы.
Бар нәрсәне акча белән санап,
Артны рәхәт тоту ни бары..
Безнең хыял, канатларын җилки,
Йолдыз җыя күккә үрелеп,
Яшеннәрне тотып кулларында,
Җихан күкрәгендәй күренеп.
Түгел диңгез буен күреп кайту,
Туган якның ятып туфрагын,
Йөрәгенә салып урман шавын,
Җырларында мактый үз ягын.
Юк ла инде, чагыштырмый барын,
Банкларда акча санынан.
Безнең хыял аннан күпкә матур,
Балкып туган алсу таңында.
Исән - имин торып каршыларга,
Сулап туган якның һавасын.
Түгел, уйлап:-Миңа рәхәт бүген!
Шайтан алсын синнән каласын..
Безнең чорның күңелендә гөлләр,
Түгел анда таштан сарайлар.
Гади булсын өйе, бәхет көлсен,
Тәгәрәшсен янда балалар..
Безнең чорның хыяллары бөек,
Чыгармады кисәп кылычын,
Тынычлыкта дөнья ямен күреп,
Без киләчәк өчен тырыштык.
Тик киләчәк..безне аңламады,
Нинди тупас аның хыялы.!!
Бүгенегеләр яши бер көн өчен,
Акча гына булсын ни бары.
Рамзис Мишәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев