Бәхет булып безгә күренгән,
Карашларын йотып бер береңнең,
Йөрәкләргә сөю үрелгән.
Язмыш үзе көнләште күк бездән,
Ә син, кулың кулдан алмадың,
Кочтың җанга ак бүз чәкәләрне,
Толымыңны җилләр тарады.
Ә без шундый бәхетлеләр идек,
Кирәкмәде хәтта сүзләр дә,
Мәхәббәтнең чагылышы янды,
Сөю балкышында, күзләрдә.
Йөрәк тойды, йрәк тибешләрен,
Куенымда тоеп сыныңны,
Ә мин сине тормыш итеп кочып,
Алалмадым хәттә тынымны..
Бәхет килми, гел дә гомерлеккә,
Тормыш үти, язмыш язганын,
Кабатлана, шау чәчкәле язлар,
Кабатланмый, сөю язларың..
Нинди язлар иде!Нинди сөю!!
Сүз әйтергә хәтта читенгән,
Саклап җанда тәүге сөюемне,
Мин язлардан, гафу үтенәм..
Рамзис Мишәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 12
Язлар белән,язгы бәйрәмнәр белән!