Предыдущая публикация
Без исәр дә түгел сыман, юкса,
Төн артыннан, таңнар аттырып,
Йөгерәбез гел дә шөгел табып,
Үзеңә вакыт тапмый, арттырып..
Автубуста, бәлки трамвайда,
Машинада йөри, көн үтеп,
Кереп ясалмалы сүрәтләргә
Кигән битлегең дә, үз итеп.
Булган вакытын да юкка түгеп,
*Вакыт юкны* гел дә аклыйбыз,
Акча төртеп, үзең күрсәтердән,
Ябык ишекләрне шакыйбыз.
Бозык түрәләрнең каршысында,
Билең сыга, сыга бөгелеп,
Алар көен көйләп вакыт үтә,
Көн азагы, кайтып егылып.
Азагында, нидер уңды сыман,
Җыелышу, шайтан туена.
Тормыш күреп шушы хәрәкәтне,
Күпме вакыт шуңа җуела.
Рамзис Мишәр
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5
эштән туктагач кына күз ачылды,
Сизелмәде гомер узганы,
Дон*я көтеп, план диеп
җитми калды гомердә!!
Алкышларга күмеп утырдык.
Тирә -ягыбызны үзебез үк
Соры кортлар белән тутырдык.
Каршы әйтү мөмкин булганда да
Дәшми генә шыпырт утырдык.
Алар исә аза бара -бара
Җилкәгә үк мөнеп утырды.