Предыдущая публикация
Елмаюлар, сөю сугарган,
Сөюләрдән, җиңү яуламыймын,
Үткән вакыт, өзек сулаган,
Чибәрләрнең күреп үткәннәрен,
Бәдәннәрен болгап янымнан
Сүнгән күмерләрен күңелемнең,
Кабызалмас беркем яңадан..
Аксыл таңым, сагыш таратканда,
Истәлекләр белән янып та,
Юк ла...сөю түгел, хәтер ялкынлана,
Кояш балкышында аллыкта.
Ә язларым чәчкә сипкән чакта,
Мәхәббәтнең булып алкышы
Җанны өтә кайнар хисләр түгел,
Бары үткәннәрнең кар, кышы..
Күктәй караш никтер моңсулана:
-Нигә бары кышлар хәтердә?
Ә шулай да..бер елмаю балкып,
Дәшә сыман.. язга кайтырга..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев